Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер. (77) Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр. (78) Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар. (79) Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер. (80) Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы? (81) Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез. (82) Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә, (83) сез шул вакытта аңа карап сорарсыз. (84) Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез. (85) Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез. (86) Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса! (87) Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса, (88) аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер. (89) Әмма уң тараф кешесе булса. (90) Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер. (91) Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса, (92) аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр. (93) Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр. (94) Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр. (95) Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт! (96)

 

Al-Hadid

بسم الله الرحمن الرحيم

Җирдәге вә күкләрдәге барча мәхлук, һәр кимчелектән пакь дип Аллаһуны" мактап зекер итәләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә белеп эшләүчедер. (1) Җирдә вә күкләрдә булган һәр нәрсәгә патша булу, Аллаһуга хастыр, тергезә вә үтерәдер, вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер. (2) Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән элек бардыр вә һәр нәрсәдән соң да бардыр, Ул бакыйдыр, Аның бетү ихтималы юктыр, барча галәмне төзүе белән Аның барлыгы ачыктыр, вә Аның сыйфаты яшерендер, Аның сыйфатын һичкем белә алмас. Вә Ул һәр нәрсәне белүчедер. (3)