Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр. (17) Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән. (18) Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр. (19) Вә алар тели торган җимешләр белән. (20) Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр. (21) Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар. (22) Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер. (23) Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр. (24) Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр. (25) Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр. (26) Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле. (27) Чәнечкесез сәдер агачлары астында. (28) Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында. (29) Вә даимән булучы күләгәдә. (30) Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда. (31) Вә бик күп җимешләр эчендә. (32) Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар. (33) Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар. (34) Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык. (35) Аларны яшь кызлар кылдык. (36) Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар. (37) Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде. (38) Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер. (39) Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер. (40) Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр. (41) Алар эссе җилдә вә кайнар суда. (42) Кара төннән булган күләгәдә. (43) Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел. (44) Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр. (45) Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр. (46) Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме. (47) Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип. (48) Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә. (49) Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар. (50)