Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр. (27) Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер. (28) Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр. (29) Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер. (30) Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен. (31) Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер. (32) Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме? (33) Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты. (34) Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме? (35) Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән? (36) Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде. (37) Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс. (38) Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер. (39) Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер. (40) Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер. (41) Тәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын. (42) Тәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты. (43) Һәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде. (44)