An-Najm

بسم الله الرحمن الرحيم

Баючы йолдыз белән ант итәмен. (1) Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады. (2) Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс. (3) Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер. (4) Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте. (5) Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән. (6) Ул фәрештә офыкның югарысында иде. (7) Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен. (8) Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды. (9) Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне. (10) Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде. (11) Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы? (12) Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә. (13) Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында. (14) Мәэва җәннәте шул агач янындадыр. (15) Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде. (16) Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде. (17) Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен. (18) Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме? (19) Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы? (20) Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме? (21) Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр. (22) Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде. (23) Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме? (24) Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас. (25) Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр. (26)