Qaaf

بسم الله الرحمن الرحيم

Каф. Дәрәҗәсе бөек Коръән белән ант итәмен. (1) Үзләре арасыннан бер кешенең Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булып килүенә кәферләр ґәҗәбләнделәр һәм бу кешенең пәйгамбәр булуы бик ґәҗәб эштер диделәр. (2) Әйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр. (3) Без, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр. (4) Бәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр. (5) Әйә ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы. Без аны ничек терәксез төзедек, вә ул күкне йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юкдыр. (6) Дәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык, вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне раушан кыладыр. (7) Күңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһуга кайтучы инабәтле бәндәләргә. (8) Дәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек, вә үстердек урып алына торган игеннәрне. (9) Вә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр. (10) Бәндәләргә ризык булсын өчен ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергездек. Каберләрдән кубарылып чыгу да шулай булыр. (11) Болардан элек Нух кавеме, вә коега табынучы кавем, вә Сәмуд кавеме пәйгамбәрләргә ышанмадылар. (12) Вә Гад кавеме, вә Фиргаун кавеме, вә Лут кардәшләре пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. (13) Вә Әйкә кавеме, вә Түббәгъ кавеме болар бар да пәйгамбәрне ялганга тоттылар, һәм аларга ґәзаб вәгъдәбез иреште. (14) Әйә Без мәшәкать чиктекме галәмне беренче мәртәбә халык кылганда, әгәр мәшәкать чиккән булсак, үлгән кешеләрне тергезергә дә авырсыныр идек, бәлки алар кыямәтнең булуында һәм үлгән кешеләрнең терелүендә шөбһәдәләр. (15)