Әгәр сабыр иткән булсалар син алар катына чыкканча әлбәттә, алар өчен яхшырак булыр иде. Әлбәттә, Аллаһ аларның әдәпсезлек кылганнарын ярлыкаучы вә рәхимледер. (5) Ий мөэминнәр, әгәр бер фәсыйк сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен өчен ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз кылган эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез. (6) Белегез, ий мөэминнәр, сезнең эчегездә Аллаһ расүле бар, аңа итагать итегез, әгәр дә күп эшләрдә пәйгамбәр сезгә итагать итсә иде, әлбәттә, гөнаһка төшәр идегез, ләкин Аллаһ сезгә иманны сөйдерде вә ул иманны сезнең күңелегездә күркәм кылды, дәхи сезгә кәферне, бозыклыкны һәм гөнаһларны яман күрсәтте, бу кешеләр туры юлга күнелүчеләрдер. (7) Аллаһуның юмартлыгы вә нигъмәте белән, Аллаһ иманыгызны белүче вә хикмәт белән эш кылучыдыр. (8) Әгәр мөэминнәрдән ике төркем сугышсалар, араларын төзәтегез, ягъни һәр икесен Коръән белән гамәл кылырга чакырыгыз, әгәр бу ике төркемнең берсе Коръәнгә килүдән баш тартса, Коръән хөкеменнән баш тарткан төркем белән сугышыгыз, аларны үтерегез, хәтта Аллаһуның Коръәндәге хөкеменә кайткангача, әгәр ул төркем Коръән хөкеменә кайтса, бу ике төркемнең арасыны килештерегез, гаделлек белән вә турылык кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ турылык кылучыларны сөядер. (9) Мөэминнәр дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, тезелегез, Аллаһудан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә дошманлык салудан сакланыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез. (10) Ий мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтималдыр, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтималдыр, вә дин кардәшләрегезне ґәебләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр илә дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәрдер. (11)