Ул – Аллаһ кәферләрнең кулын сездән һәм сезнең кулыгызны алардан тыйды, Мәккә янында ягъни Хөдәйбиядә, сезне аларга өстен кылганыннан соң. Ягъни Аллаһ Хөдәйбия бәйгәтеннән соң Мәккә мөшрикләре белән сугышуны насыйб итмәде, бәлки алар белән ун ел сугышмый торуны килешеп солых ясауны насыйб итте. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче булды. (24) Мәккә кәферләре мәсҗид Хәрамны таваф итүдән сезне тыйдылар вә корбан өчен китергән хайваннарыгызны, бугазлама торган урыннарына барып җитмәсеннәр өчен, тотып тордылар. Әгәр Мәккәгә сез танымый торган иман китергән ирләр вә иман китергән хатыннар булмаса иде, вә Мәккә мөшрикләре арасында торучы мөселманнарны танымыйча, үтерүегез ихтималы булмаса иде, вә ул мөселманнарны белмичә үтергәнегез соңында сезгә кайгы һәм зарар ирешү ихтималы булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итәр иде. Аллаһ мөселманнарга Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итмәде, Үзе теләгән кешеләрне рәхмәтенә вә Ислам диненә кертмәклеге өчен. Әгәр мөселманнар Мәккә мөшрикләреннән аерылсалар иде, әлбәттә, ул мөшрикләрне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр идек. (25) Ул Мәккә мөшрикләре күңелләрендә наданлык гайрәте булган гайрәтне мәхкәм кылган вакытларында, Аллаһ расүленең вә мөэминнәрнең күңелләренә Үзенең рәхмәте белән куәтне һәм карарланмакны иңдерде, вә аларны ширектән саклану сүзендә "Лә Илаһә ил ләллаһ" кәлимәсендә сабит кылды, вә алар ул кәлимәгә мөстәхыйк "хаклы" булдылар вә ул кәлимәнең әһленнән булдылар. Бит Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды. (26) Тәхкыйк Аллаһ расүленең күргән төшен хаклык белән дөрес кылды. (Мухәммәд г-м Хөдәйбиягә чыкмас борын тешендә сахабәләрнең Мәккәгә кереп чәчләрен алганнарын, кайберләренең кыскартканын күрде. Сахабәләргә сөйләгәч, алар бик шатландылар, ләкин Хөдәйбиядә солых ясалгач, бик авырсындылар. Шул вакыт сахабәләрне юату өчен бу аять иңеп), Мухәммәд г-мнең төше, әлбәттә, вакыйга булачагын белдерде". Аллаһ теләсә дошманнарыгыздан имин булганыгыз хәлдә, әлбәттә, мәсҗид Хәрамга керерсез, чәчләрегезне китәреп, бәгъзеләрегез кыскартып, һичкемнән курыкмаганыгыз хәлдә! Аллаһ сез белмәгән нәрсәләрне белде, Мәккәгә керүдән элек сезгә якын фәтехны кылды, ягъни Хөйбәрне алдыгыз. (27) Ул – Аллаһ үзенең расүлен көчле һидәят вә хак дин илә җибәрде, ул хак дин Исламны барча диннәрдән өстен кылмас өчен, синең пәйгамбәрлегенә, Исламның хак дин икәнлегенә вә аның өстен булачагына гауһ булырга Аллаһ үзе җитәдер. (28)