Бәдәвий ґәрәбләреннән булган карышучыларга әйт: Тиздән Рум кавеме белән сугышырга чакырылырсыз алар каты сугыш ияләредер, ул кавем белән сугыш кылырсыз, яки алар мөселман булырлар, әгәр шул вакытта пәйгамбәргә итагать итсәгез, Аллаһ сезгә күркәм әҗерләр бирер һәм баштагы карышуыгызны гафу итәр, әгәр йөз дүндерсәгез, карышсагыз әүвәлдәге йөз дүндерүегез кеби, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр. (16) Сукыр кеше вә аксак кеше һәм авыру кешеләр сугыштан калсалар аларга гөнаһ юктыр, берәү Аллаһуга вә рәсүленә итагать итсә, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, вә берәү Аллаһудан вә рәсүленнән йөз дүндерсә, Аллаһ ул кешене ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән. (17) Сугыштан кайтмыйча, үлгәнче мөшрикләр белән сугышырга, дип, агач төбендә сиңа бәйґәт бирүче сахабәләрдән Аллаһ, шиксез, разый булды, Аллаһ аларның күңелләрендәге яхшы ниятләрен белде, аларга күңел тынычлыгын бирде һәм тиздән Мәккә фәтех ителәчәк мөселманнар кулына үтәчәк, дип аларны шатландырды. (18) Дәхи күп табыш малларын бирде, алар ул табыш малларын Хәйбәрдән алырлар, Аллаһ җиңүче вә эшне белеп кылучы булды. (19) Аллаһ сезгә күп табыш малларын вәгъдә кылды, алырсыз ул табышларны Хәйбәрдән, һәм ашыктырды сезгә ул табышны, вә дошман булган кешеләрнең кулларын сездән тыйды, ягъни табыш малын алудан сезне туктата алмаслар. Аллаһ бу табыш малларын бирде, пәйгамбәрнең хаклыгына мөэминнәргә дәлил булсын өчен һәм сез мөселманнарны туры юлга күндермәк өчен. (20) Дәхи хәзер алырга көчегез җитмәгән табышларны Аллаһ сезгә киләчәктә вәгъдә кылды ки, ул табышларны Аллаһ сезнең өчен саклады, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды. (21) Әгәр кәферләр сезнең белән сугышсалар, әлбәттә, куркып артларына качарлар, соңра саклаучы дусны вә ярдәмчене һич тапмаслар. (22) Пәйгамбәрләргә вә хак мөэминнәргә ярдәм бирмәк Аллаһуның әүвәлдән килгән гадәтедер, вә әлбәттә, Аллаһуның вәгъдәсе алышынуны, үзгәрүне тапмассың. (23)