Аллаһу тәгалә иман китереп изге гамәлләр, яхшы эшләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертәчәк. Әмма кәферләр дөнья нигъмәтләре белән файдаланалар, вә хайваннар ашаган кеби ашыйлар – эчәләр, шуның өчен аларның барачак урыннары утдыр. (12) Без күпме шәһәр кәферләрен һәлак иттек алар синең шәһәрең халкыннан куәтле иделәр, сине Мәккәдән, чыгардылар, Без аларны һәлак иттек, аларны ґәзабыбыздан коткаручы булмады. (13) Әйә Раббысы тарафыннан ачык бәян ителгән хак динне, дәлилләре белән генә тотучы хак мөэмин, бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренгән, һәм диндә нәфесләренә генә ияреп бидеґәт гамәлләрне кылучы мөшрикләр белән бертигез булырмы? (14) Аллаһуга мөшрик булудан, гөнаһлы эшләрдән һәм бидеґәт гамәлләрдән сакланучы тәкъва мөэминнәргә вәгъдә ителмеш җәннәтнең сыйфаты будыр: ул җәннәт бер бакчадыр ки, анда татлы елгалар агадыр, аларның тәмнәре вә төсләре үзгәрмәс, дәхи сөт елгасы бардыр, аның да тәме үзгәрмәс дәхи эчемлек елгасы бардыр эчүчеләргә татлыдыр, вә дәхи бал елгасы бардыр, бик пакьдер, янә һәртөрле җимешләр дә бардыр һәм дә Раббыларының гафу-ризалыгы бардыр. Әнә шундый җәннәткә кергән тәкъва мөэмин, җәһәннәм утында мәңге калучы кәфер белән бер тигез булырмы, ул кәфергә ифрат дәрәҗәдә кайнар су эчерелеп, йөрәге парә-парә таланыр. (15) Монафикъларның кайберләре синең сүзеңне тыңлап торырлар, аннары яныңнан чыккач, сәхабәләрнең галимнәренә мәсхәрә итеп әйтерләр: "Бая гына Мухәммәд нәрсә сөйләде", – дип. Аллаһ андый монафикъларның күңеленә мөһер сукты, алар нәфесләренә иярделәр, инде иманга киләчәк түгелләр. (16) Әмма синең сүзеңне тыңлап һидәят тапкан кешеләрнең һидәятләрен арттырыр, һәм аларга тәкъва булырга ярдәм бирер. (17) Кәферләр көтмиләр башканы, мәгәр аңсыздан килә торган кыямәт көнен көтәләр, тәхкыйк кыямәтнең якынлыгының галәмәтләре килде, Коръәннең Аллаһудан иңгән китапларның ахыргысы булуы һәм Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрләрнең ахыргысы булуы. Болар иң көчле галәмәтләрдер. Аларга тәүбә итмәк һәм вәгазьләнеп төзәлмәк кайдан килер, әгәр кыямәт көне килсә? (18) Бик белгел: һич Илаһә юктыр, мәгәр Аллаһ Үзе генәдер, гөнаһларыңа истигъфар кыл һәм өммәтеңнең ирләре вә хатыннары өчен дә истигъфар кыл, Аллаһ сезнең көндезләрен ниләр эшләп йөрегәнегезне һәм кичләрен нинди гамәлләр кылганыгызны яхшы беләдер. (19)