Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә Гад кавеменең кардәше Һуд пәйгамбәрне зекер ит: "Һуд үзенең кавемен бер комлыкта Аллаһ ґәзабы белән сөйләп куркытты". Гад кавеме Йәмәндә хәҗәр дип аталган җирдә бер комлыкта яшиләр иде". Бу кавемгә Һудтан элек вә соңра пәйгамбәрләр килеп Аллаһ ґәзабы илә куркыттылар, аларның һәрбере: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, башка һичбер затька коллык кылмагыз, әгәр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылсагыз кыямәт көненең олугъ ґәзабы сезгә килүдән куркабыз", – диделәр. (21) Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Әйә син безне үзебезнең Илаһәләребездән тыяр өчен килдеңме, әгәр сүзең дөрес булса, вәгъдә кылган олугъ ґәзабыңны безгә хәзер китер", – дип. (22) Һуд әйтте: "Сезгә тиешле ґәзабның кайчан киләчәген фәкать Аллаһ беләдер, мин исә Аллаһудан җибәрелгән шәригатьне сезгә ирештерүчемен ләкин мин сезне җаһил надан кавемсез, дип беләмен, чөнки ґәзабны хәзер үк сорыйсыз." (23) Алар үзләренә ґәзаб алып килә торган болытны күргәч, бу болыт безгә яңгыр алып килә диделәр. Һуд әйтте: "Бәлки ул сез ашыктырып сораган ґәзабыгыздыр ки, анда рәнҗеткүче каты ґәзаб бардыр. (24) Ул җил Аллаһуның әмере белән һәрнәрсәне һәлак итәр", – дип. Ул җил килеп һәммәләрен вә һәрнәрсәне һәлак итте, бу җилдән соң карасаң өйләреннән башка нәрсә күренмәс иде. Без ышанмаган явызларга әнә шулай җәза бирәбез. (25) Без Һуд кавеменә озын гомер, куәтле гәүдә вә күп мал һәм торырга урын да биргән идек, ә инде сез Коръәнгә ышанмаучы кәферләр, аларга бирелгән артыклык сезгә бирелмәде. Ләкин һәммә кешегә бертигез биргәне: Без ышанмаучыларга да колак, күз, күңел бирдек, аларның исә колаклары, күзләре һәм күңелләре аларга һич тә файда бирмәде, чөнки алар Аллаһуның аятьләрен инкяр итәр булдылар, аларга хакны мәсхәрә итүләренең ґәзабы инде. (26) Ий Мәккә мөшрикләре, Без сезнең тирәдәге күп шәһәр кешеләрен һәлак иттек, шаять иман китерерләр, дип, Без аларга аятьләрне вә могҗизаларны берничә мәртәбә бирдек, алар исә ышанмадылар. (27) Шул вакытта ни өчен Аллаһудан башка якын күреп гыйбадәт кылган сынымнары аларны Аллаһ ґәзабыннан коткармады? Бәлки ґәзаб иңгәндә сынымнары күздән югалдылар, ошбу сынымнарны Аллаһуга якын итүче диюләре аларның ялганнарыдыр һәм Аллаһуга тиңдәш, дип, ифтираларыдыр. (28)