Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме? (23) Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан кылалар. (24) Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип. (25) Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр. (26) Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр. (27) Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер. (28) Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек. (29) Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер. (30) Вә әмма имансыз кешеләргә: "Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз", – диелер. (31) Ий имансызлар, әгәр сезгә әйтелсә, кешеләрне тергезеп кубару белән Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, һәм кыямәтнең булачагында шик юк дип, сез әйттегез: "Без кыямәтнең нәрсә икәнен белмибез, без аны зан гына итәбез шуңа күрә без ышанучылардан түгелбез", – дип. (32)