Мөэминнәргә әйт: "Кыямәт көненә, Аллаһ хөкеменә ышанмаган кешеләрнең җәбер золымнарын гафу итсеннәр, золым иткән кавемнәргә кәсеп иткән гөнаһларына Аллаһ ахирәттә җәза бирер өчен. (14) Берәү яхшы эшләр эшләсә файдасы үзенәдер. Вә берәү бозык эшләр эшләсә зарары үзенәдер. Соңра кубарылып Раббыгызга кайтырсыз. (15) Тәхкыйк Ягькуб балаларына Тәүрат, хикмәт вә пәйгамбәрлек бирдек, вә аларны яхшы ризыклар белән ризыкландырдык, вә үз вакытларында аларны дөнья халкыннан артык кылдык. (16) Дин эшләреңдә аларга дәлилләр бирдек, Мухәммәд г-мнең киләчәген белдердек, алар башта ихтыйлаф итмәделәр, мәгәр һәрнәрсәгә дәлил килгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф иттеләр. Раббың алар ихтыйлаф иткән нәрсәдә кыямәт көнне аларны хөкем итәр. (17) Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа дин эшләрендә шәригать төзеп бирдек, шул Без төзеп биргән шәригать хөкемнәренә ияр, әмма җаһиллек белән батыл динне тотучы мөшрикләрнең һәм бидеґәтче сукырларның нәфес һаваларына яки аларның гадәтләренә иярмәгел, алар эшләгән шәригатькә хыйлаф эшләрне эшләмәгел, Безнең шәригатебезгә иярмәгән кешеләргә дини мәрәсемнәр үтәмәгел, һәм бидеґәт, хорафәт, ырымнардан ерак булгыл! (18) Әгәр аларга иярсәң сиңа ґәзаб тиешле булыр да, ул вакытта алар Аллаһ ґәзабыннан сине коткарырга кадир булмаслар. Мөшрикләр бер-берсенә, бидеґәтчеләр дә бер-берсенә дуслардыр, алар, галимнәрдер, син аларга ияреп диндә аларга дус булма! Бит Аллаһ, Аның шәригатенә хыйлафлык кылудан сакланучы тәкъва мөэминнәрнең дустыдыр. (19) Ошбу Коръән, кешеләрнең гакылларына вә күңелләренә хакыйкый белем күзедер, аның белән олугъ максудкә, мәңгелек бәхеткә ирешү юлын күрерләр, вә ул Коръән белән гамәл кылган кеше адашу юлыннан чыгып туры юлга керер, вә аның белән гамәл кылучыларга Аллаһудан рәхмәтдер. (20) Әйә бозык эшләрне вә имансызлыкны кәсеп итүчеләр зан кылалармы, Без аларны иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр белән бертигез хөкем итәрбез дип, вә иманлылар белән имансызларның яшәве дә үлүләре дә бертигез булыр дип уйлыйлармы? Аларның Аллаһ дуслары белән Аллаһ дошманнары бертигез дип хөкем итүләре нинди яман хөкемдер. "Коръән белән гамәл кылучылар җәннәтле, әмма Коръән белән гамәл кылмаучылар җәһәннәмледер. Шул ике җәмәгать мәңге бертигез булмаслар". (21) Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, һәр кеше кылган яхшылыгы вә яманлыгы белән хөкем ителсен өчен, алар сәвабны киметеп яки гөнаһны арттырып золым ителмәсләр. (22)