Инде иман кигереп изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләр белән сөенеч бир! Җәннәттә аларның алларына җимешләр китерелгәндә "Бу җимешләр без дөньяда ашаган җимешләр", – диярләр. Ләкин аларның тәме башка булыр. Аларга анда һичкемнең никахында булмаган пакь хатыннар булыр, алар җәннәтләрдә мәңге калырлар. (25) Аллаһу тәгалә чебенне вә чебеннән өстенрәк үрмәкүчне мисал итүдә, әлбәттә, оялмас. Коръәнгә ышанучылар бу мисалны, әлбәттә, Раббыларыннан дип беләләр. Әмма көферләр шундый хәшәрәтләрне мисал итеп китерүдә Аллаһуның максады нәрсә диләр. Аллаһ, шундый мисаллар белән күп кешеләрне адаштырыр, һәм күп кешеләрне туры юлга күндерер. Ләкин хак юлдан фәсыйкларны гына адаштырыр. (26) Ул фасыйклар Аллаһуга биргән ґәхедләрен бозалар һәм кисәрләр Аллаһу тәгалә тоташырга әмер иткән нәрсәләрне. Ягъни мөселман булган якын кардәшләрдән һәм Коръән белән гамәл кылучы мөселманнардан киселәләр һәм җир өстендә төрле бозыклык кылалар, алар һәлак булучылар. (27) Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз. (28) Ул – Аллаһ җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче. (29)