Кыямәт көне барча кешеләрнең җыелачак бер көннәре бардыр ки, ул көндә кемнең эше хак вә кемнең эше батыл – бик каты аерылыр. (40) Ул көндә кардәшләр вә дуслар бер-береннән аз гына ґәзабны да китәрә алмаслар, вә алар ярдәмләнмеш тә булмаслар. (41) Мәгәр Аллаһ рәхмәт иткән мөэминнәр бер-берсен шәфәгать итә алырлар, Ул – Аллаһ имансызлардан үч алуда каты вә мөэминнәргә рәхимледер. (42) Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше - (43) явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. (44) Эрегән җиз кеби. (45) Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар. (46) Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез." (47) Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен." (48) Соңра аңа әйтерләр: "Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең. (49) Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр", – дип. (50) Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар. (51) Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар. (52) Алар анда нечкә вә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр, вә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр. (53) Әйтелгәнчә, аларны хөрмәт иткәнебез кеби ак йөзле, кара күзле бик чибәр хур кызлары белән дә аларны хөрмәт итәчәкбез. (54) Вә алар үзләре теләгән һәрбер җимешнең алларында булуын сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә китерелер. (55) Алар дөньяда татыган үлем ачысын, җәннәттә татымаслар, ягъни анда үлү булмас. Аллаһ аларны җәһәннәм ґәзабыннан да саклар. (56) Ошбу зекер ителгән нигъмәтләр, аларга Раббыңның рәхмәте вә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет вә бөек өстенлектер. (57) Без Коръәнне үз телендә иңдереп сиңа җиңел кылдык, шаять гарәбләр үз телләрендә булган Коръән белән вәгазьләнеп, башкалардан алдарак иман китерерләр. (58) Коръәнгә иман китермәгән кешеләрнең һәлак булуларын көт, бит алар үзләре дә шуны көтәләр. (59)