Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем. (19) Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым. (20) Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр. (21) Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип. (22) Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар. (23) Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар." (24) Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды. (25) Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды. (26) Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды. (27) Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык. (28) Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка кичектерелмәде. (29) Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык. (30) Ул ґәзаб аларга Фиргауннән иде, кыз балаларын суйдырып, үзләрен авыр эшләрдә эшләтә иде, ул Фиргаун тәкәбберлектә вә явызлыкта чиктән үтүчеләрнең иң өстене иде. (31) Без Ягъкуб балаларын белеп ихтыяр иттек, алардан бик күпләрне дөньяга пәйгамбәр итеп җибәрдек. (32) Вә аларга ачык аятьләр, төрле могҗизалар һәм күп нигъмәтләр бирдек. (33) Кәферләр әлбәттә зур инкяр сүзне әйтерләр. (34) Безгә үлем бер генә мәртәбә киләдер, үлгәннән соң, әлбәттә, без тереләчәк түгелбез ягъни үләбез дә бетәбез, терелү да юк һәм җавап бирү дә юк, диләр. (35) Янә ул кәферләр, үлгәннән соң терелү бар дисәгез, безнең әүвәлдә үлгән ата-бабаларыбызны тергезеп кигерегез, диләр. (36) Хәзерге кәферләр куәтлерәкме яки әүвәлге Гад, Сәмуд кавемнәре куәтлерәк иделәрме? Куәтле булсалар да Без аларны һәлак иттек, чөнки алар бозыклык кылучы имансыз кавем иделәр. (37) Без җирне һәм күкләрне вә аларның арасында булган нәрсәләрне уйнап шаярып бушка гына халык кылмадык. Ягъни Аллаһ дөньяны төзеде, Үзенең бер генә Илаһә икәнлеген вә Ул гына халык калган затлар һәммәсе мәхлук, вә һәммәсе Аллаһуга гына мохтаҗ икәннәрен раслар өчен, вә кешеләрне ышану да, ышанмау да һәм яхшылык та вә иманлык та сынар өчен төзелде. (38) Зекер үтелгәннәрне һәммәсене фәкать хаклык белән халык кылдык, ләкин имансызлар Безнең хак эшебезне белмиләр. (39)