Дәхи өйләренә көмештән ишекләр вә диваннар кылыр идек ул диваннар өстендә рәхәтләнеп утырыр иделәр. (34) Дәхи алар өчен һәр нәрсәдән зиннәт кылыр идек, ошбу зекер ителгән нәрсәләр, дөнья тереклегенең аз вакытлы булган нәрсәсе һәм зиннәтедер һич мәңге кала торган түгелләр. Әмма ахирәтнең байлыгы, зиннәте вә рәхәте мәңгелектер, ул бәхетле ахирәт, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен хәзерләнде. (35) Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын сулыр, һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез! (36) Ул шайтаннар, үзләренә ияргән кешеләрне Коръән юлына керүдән тыярлар, бидеґәт гамәлләр белән батыл дингә адашу юлына алып керерләр, шулай булса да ул кешеләр без хак юлдабыз дип зан кылырлар. (37) Шайтанга ияреп хактан адашкан кеше шайтан белән кыямәт көнне Безнең хозурымызга килсәләр, ул кеше шайтан дустына әйтер: "Ий иптәш икебезнең арабыз мәшрийкъ илә мәгъриб арасы кадәр булсачы, ни явыз ибдәш булгансың син миңа", – дип. (38) Аллаһ әйтер: "Ий бер-берегезне аздыручы дуслар, бүген сезгә үкенүегез файда бирмидер, чөнки дөньяда Аллаһуга каршы барып, үзегезгә золым иттегез, сез ґәзабта әлбәттә уртаксыз." (39) Әйә син саңгырау кешегә хак сүзне көчләп ишеттерә алырсыңмы? Яки сукырны көчләп туры юлга кертә алырсыңмы? Яки ачык хактан нык адашкан кешене туры юлга күндерә алырсыңмы? (40) Әгәр ґәзаб тиешле булган кавемеңә ґәзаб килмәс борын сине үтерсәк, синнән соң дөньяда яки ахирәттә алардан, әлбәттә, ґәзаб белән үчебезне алырбыз. (41) Яки аларга вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа дөньяда күрсәтербез, чөнки аларны ґәзаб кылырга Без кадирбыз. (42) Инде син үзеңә вәхи ителгән Коръәнгә ябыш, аның хөкемнәренә ияр, дөреслектә син туры юлдасың. (43) Ул Коръән синең үзеңә вә кавемеңә олугъ вәгазьдер, туры юлдыр. Аның хакында кыямәт көнендә, әлбәттә, соралмыш булырсыз! (44) Синнән элек җибәргән расүлләребездән сорагыл: "Әйә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга ярый дип хәбәр бирүче бер китабыбыз яки бер пәйгамбәребез бармы? (45) Тәхкыйк Без Мусаны аятьләр вә могҗизалар белән Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, һәм Муса аларга мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ пәйгамбәремен, диде. (46) Муса аларга ачык аятьләр вә могҗизалар илә килгәч, Мусадан вә Мусаның хак эшеннән көлделәр. (47)