Башка пәйгамбәрләргә вәхи иткәнебез кеби, ий Мухәммәд г-м, сиңа да вәхи иттек күңелгә шифа, рухка тәрбия булучы Коръәнне Үзебезнең әмеребез буенча, Коръән иңмәс борын, син Коръәннең нәрсә икәнен белмидер идең һәм Аллаһ хөкемендә иман нәрсә икәнен белмидер идең, димәк, пәйгамбәр буласы кеше дә Коръәннән башка иманны таба алмаган. Ләкин Без Коръәнне иман, дин яктылыгы кылдык, ул Коръән белән бәндәләребездән Үзебез теләгәннәрен һидәяткә күндерербез, синдә Коръән белән Аллаһ теләгән кешеләрне туры юлга күндерәсең. Димәк, иман һәм һидәят Коръән юлы – Коръән яктылыгы белән генә табылыр. (52) Коръән белән күрсәтелгән якты юл, җиргә дә күкләргә дә хуҗа булган Аллаһ юлыдыр. Әгаһ булыгыз, кыямәт көнендә һәр эш Аллаһуга кайтадыр. Ахирәткә Аллаһуга җавап бирергә хәзерләнеп барыгыз! (53)

 

Az-Zukhruf

بسم الله الرحمن الرحيم

Ха мим. (1) Барча хәлне ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен! (2) Без бу Коръәнне гарәб телендә кылдык – шаять, ий кешеләр, аңлап иман китерерсез! (3) Тәхкыйк ул Коръән Ләүхүл Мәхфузъда китаплар анасында сабиттер, сакланадыр Безнең хозурыбызда, ул гаять бөектер һәм гадел хөкем итүчедер. (4) Ий мөшрикләр, сез чиктән үткән фәсыйк кавем булганыгыз өчен, сезгә Коръән иңдерүдән вә сезне хәрам фәхеш эшләрдән тыюдан һәм фарыз эшләргә өндәүдән туктап калырбызмы? Юк туктамабыз, һәр кешене Коръән белән гамәл кылырга өндәрбез, итагать иткәннәргә рәхмәт кылырбыз, әмма карышканнарны һәлак итәрбез. (5) Әүвәлдәге кешеләргә күпме пәйгамбәрләр җибәрдек. (6) Аларга бер пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар. (7) Алардан куәтлерәкләрен һәлак иттек, вә әүвәлдәге кешеләрнең һәлак булган кыйссалары Коръәндә күп җирдә сөйләнде. (8) Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, алар барчасына Ґәзиз вә Галим булгучы Аллаһ халык кылды, дип, җаваб бирерләр. (9) Ий кәферләр, Ул – Аллаһ сезнең өчен җирне яшәргә вә йөрергә яраклы итеп халык итте, вә җир өстендә сезгә күп юллар кылды, шаять сәфәрләрегездә уңышларга ирешерсез. (10)