Дәхи диңгезләрдә бөек таулар кеби корабларның йөрүе, Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт итә торган гамәлләрдәндер. (32) Әгәр Аллаһ теләсә җилне туктатыр иде, кораблар китә алмыйча су эчендә калыр иделәр. Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, бәла-казага сабыр итеп, нигъмәтләргә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр бар. (33) Әгәр Аллаһ теләсә, ул корабларны батырыр иде, кылган бозык эшләре өчен, ләкин аларның күп гөнаһларын гафу итәр, шуның өчен аларны батырмас. (34) Коръән аятьләрен инкяр итеп низагълашкан кешеләр Аллаһ ґәзабыннан качып котылырга аларга урын юк икәнлекне белсеннәр өчен. (35) Аллаһудан сезгә бирелгән дөньядагы барча нәрсә фәкать вакытлыча дөнья тереклеге һәм дөнья зиннәтедер. Әмма Аллаһу хозурында булган ахирәт нигъмәтләре, иман китереп Аллаһуга һәрвакыт итагать итүдә Ана тәвәккәл итүчеләре дәхи җиледер вә бетми торган мәңгелектер. (36) Ахирәт нигъмәтләре дәхи шулар өчендер, алар зур гөнаһлардан һәм фәхеш эшләрдән сакланырлар, һәм аларны берәү ачуландырса, гафу итәрләр. (37) Вә алар Аллаһның һәр боерыгын кабул итәрләр, вә намазларын вакытында укырлар, вә киңәш лязем җирдә үзара киңәш итәрләр, вә Без биргән малдан мохтаҗларга вә Аллаһ юлына садака бирерләр. (38) Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар. (39) Явызлык белән золым итүчегә җәза бирелә үзе золым иткән хәтле генә, әгәр мәзълум кеше залимне гафу итсә һәм араларын ислах кылса, бу эшнең әҗере Аллаһ хозурында сакланыр, әмма Аллаһ хаксыз золым итүчеләрне сөймидер. (40) Бер мәзълум хаксыз золым итүчедән арттырмыйча үч алса, аңа гөнаһ юк һәм анардан үч алу да юктыр. (41) Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә шәригатьтә юл бардыр, ул залимнәргә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр. (42) Әмма берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур файдалы эштер. (43) Аллаһ берәүне явызлыгы өчен хактан адаштырса, шуннан соң аны туры юлга күндерүче булмас Ахирәттә галимнәрне күрсәң, алар ґәзабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән, изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. (44)