Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны белмичә яхшылыкны гына уйлаган, яхшылыкны гына эшләгән хак мөэминнәрне шатландырадыр. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештереп ислам динен өйрәткәнем өчен һәм тиремнән чыгардай булып сезне мөселман итәргә тырышканлыгым өчен, сездән әҗер яки дөнья малын сорамыймын, мәгәр сезгә якынлыгым өчен дуслык итүегезне телим, ягъни диндә һәрвакыт чын күңелдән кардәш булуыгызны телим. Берәү саф күңелдән Аллаһ ризасы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер. (23) Әйә ул кәферләр синең хакында: "Коръәнне Аллаһ иңдерде дип, Аллаһуга ялганны ифтира кыла", – диләрме? Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, күңелеңне пәрдәләр иде дә соңра ялганны ифтира кылудан тартынмас идең. Аллаһ батылны җуядыр, хак янында калдырмыйдыр, вә хакны Үзенең Коръәндәге сүзләре белән сабит кыладыр ягъни хакның хаклыгын ачык аңлата һәм хакны яклый. Ул – Аллаһ күкрәк эчендәге нәрсәләрне белүчедер. (24) Ул – Аллаһ тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрнең тәүбәсен кабул итүче вә төзәлүчеләрнең начарлыгын гафу итәдер, вә Ул сезнең ни эшләгәнегезне беләдер. (25) Дәхи иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең догаларын кабул итәдер һәм аларга Үзенең юмартлыгыннан арттырып та бирер. Әмма Коръәнгә иман китермәгән кешеләргә каты ґәзаб булыр. (26) Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең хәлләреннән хәбәрдардер вә кемгә киң ризык тиешле, кемгә тар тиешле икәнлекне дә белүчедер. (27) Ул – Аллаһ яңгырны яудырадыр кешеләр яңгырдан өметләрен өзгәннәре соңында, вә рәхмәтле яңгырын чәчәр, вә Ул мөэминнәрнең вәлиседер вә һәр эштә мактаулыдыр. (28) Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, җирне вә күкләрне халык кылуы һәм җирдә вә күкләрдә җан ияләрен таратуы, әгәр теләсә барчасын бер урынга җыярга да кадирдер. (29) Ий мөэминнәр сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер. (30) Ий мөшрикләр үзегезгә килә торган бәла-казадан качып котылучы түгелсез һәм сезгә Аллаһудан башка дус та, вә ґәзабтан коткаручы ярдәмче да юк. (31)