Алар үзләренең тиреләренә әйтерләр: "Ник сез безнең зарарыбызга шәһадәт бирәсез", – дип. Тиреләре әйтер: "Без сөйләгән сүзләрне Аллаһу тәгалә сөйләтте, вә Ул – Аллаһ әүвәл мәртәбәдә сезне халык кылды, каберләрегездән кубарылгач та шул Аллаһуга кайтырсыз", – дип. (21) Сез дөньяда бозык эшләрне кешеләрдән яшереп качып эшләдегез, әмма" Аллаһудан һәм үзегезнең әгъзаларыннан яшерә алмадыгыз, һәм ул әгъзаларыгыздан кыямәт көнендә өстебездән торырлар вә безнең зарарга шәһадәт бирерләр дип уйлап карамадыгыз, ләкин сез кылган бозык эшләрегезнең күбрәген Аллаһ белмидер, дип уйладыгыз. (22) Аллаһ безнең бозык эшләребезнең күбрәген белмидер дигән заныгыз бүген сезне һәлак итте, моның өчен хәсрәтләнүче вә кайгыручы булып әверелдегез. (23) Ул Коръән белән гамәл кылмаучылар, әгәр җәһәннәм ґәзабына чыдасалар, аларга утырачак урындыр, әгәр изге гамәлләр кылыр өчен дөньяга кайтарылуны сорасалар, алар дөньяга кайтарылачак түгелләр. (24) Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен Без аларга шайтанны ирекле кылдык, шайтан аларны дөнья байлыгы белән алдаган кеби батыл дин, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар белән дә алдады, ахирәттән мәхрүм итте, ґәзаб кылырбыз дигән сүзебез аларга лязем булды, болар да элек үтеп киткән Без һәлак иткән кешеләр вә җеннәр җөмләсеннәндерләр, инде алар барчасы мәңгегә ґәзаб белән хәсрәттә калучылардыр. (25) Коръән Кәримне кем генә укыса да, кәферләр әйтәләр: "Коръән сүзләренә колак салмагыз, тыңламагыз, Коръән укучыны укудан туктатыр өчен юк-бар сүзләр белән кычкырышып сөйләшегез", – дип. (26) Коръәнгә ышанмаучыларга һәм Коръән сүзләрен тыңламаучыларга, әлбәттә, каты ґәзабны татытырбыз, дәхи аларны кабахәт эшләренең кабихырагы белән җәзаларбыз. (27) Ошбу кабих җәза Аллаһ дошманнарына җәһәннәм утыдыр, анда алар өчен тора торган урын бардыр, Коръәнне инкяр итүләренең җәзасы шул булсын өчен. (28) Уттагы кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне хак диннән адаштыручы җеннәрне вә кешеләрне безгә күрсәтче, без аларны утта аяк астыбызга салып таптар идек, хәтта бездән дә катырак ґәзабта булсыннар өчен", – дип. Күрәсез, дөньяда азгынлыкта дус булган кешеләр, ахирәттә дус була алмаслар икән ләбаса. (29)