Сездән элек, ягъни Мусадан элек могьҗизалар белән Йусүф пәйгамбәр килде, ләкин сез аның китергән хак могъҗизаларыннан даим шикләнүче булдыгыз, ул үлгәч, хатта Йусүфтан соң Аллаһ пәйгамбәр җибәрмәс, дидегез. Сезне адаштырган кеби, Аллаһ ачык дәлилләрне күрә торып аны инкяр итүчене вә чиктән үтүчене хак юлдан адаштырыр. (34) Кулларында Аллаһудан килгән бернинди дәлилләре булмаган көйгә Аллаһ хакында яки Аның аятьләре хакында низагълашалар, ягъни хакны инкяр итеп, батылны яклап тартышалар, аларның бу эшләре Аллаһ каршында да мөэминнәр каршында да олугъ гөнаһтыр. Әнә шулай Аллаһ хакны инкяр итеп батылны яклап җәбер итүче һәр тәкәббернең күңеленә мөһер басадыр, туры юлны тапмасын өчен. (35) Фиргаун үзенең вәзиренә әйтте: "Ий Һаман, миңа бик бөек манара яса, шаять мин ул манара белән күкнең юлына вә ишекләренә ирешермен. (36) Һәм анда Мусаның Аллаһысына юлкыгырмын, чөнки Мусаның "Аллаһ бер генә" дигән сүзе ялган дип уйлыйм", – дип. Фиргауннең явыз сүзләре дә, явыз эшләре дә зиннәтле күренде, кешеләрне хак туры юлдан тыйды. Фиргауннең хәйлә мәкере үзенә хәсрәттән вә һәлакәттән башка нәрсә булмады. (37) Фиргаун янында иманын яшереп йөргән әлеге мөэмин әйтте: "Ий кавемем, миңа иярегез, мин сезне туры юлга күндерермен. (38) Ий кавемем, бу дөнья тереклеге тиз бетәчәк бик аз нәрсәдер, әмма ахирәт исә мәңгегә бетми торган карарланачак яхшы урындыр. (39) Берәү явыз эш кылса, кылган явызлыгы хәтле генә җәза кылыныр, берәү мөэмин булганы хәлдә кирәк ир булсын, кирәк хатын булсын, гөнаһлардан сакланган хәлдә изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәткә керерләр, вә анда яхшы ризыклар белән хисапсыз ризыкланырлар. (40)