Әгәр беренче сурга өрелсә, җирдә вә күкләрдә булган һәр җан иясе үләр яки һушсыз булыр, мәгәр Аллаһ теләгән затлар үлмәсләр. Соңра икенче мәртәбә өрелгәч, һәммә кешеләр каберләреннән чыгып, безгә хәзер ни була инде дип басып торырлар. (68) Хөкем көнендә Раббымның нуры белән мәхшәр җире яктырыр, вә гамәл дәфтәрләре кешеләрнең алларына куелыр, һәм пәйгамбәрләр шәһитләр китерерләр, вә кешеләр арасында гаделлек белән хөкем тәмам булыр, вә аларга гөнаһларын арттырып яки сәвабларын киметеп золым ителмәс. (69) Кылган яхшы вә яман эшләренең җәзасы һәркемгә тәмамән бирелер, Аллаһ бәндәләренең ни кылганнарын белүчедер. (70) Кәферләрне җәмәгать булганнары хәлдә җәһәннәмгә куарлар, җәһәннәм янына килсәләр җәһәннәмнең ишекләре ачылыр, җәһәннәмнең сакчы фәрештәләре әйтерләр: "Әйә сезгә Раббыгызның аятьләрен укучы вә ошбу җәһәннәмгә керәчәк көнегез белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдеме?" Алар әйтерләр: "Әйе, килделәр, сөйләделәр һәм куркыттылар" – дип. Ләкин ґәзаб сүзе кәферләргә ваҗеб булды. (71) Аларга әйтелер: "Җәһәннәм ишекләреннән керегез, анда мәңге калганыгыз хәлдә, Ул урын нинди урындыр тәкәбберләр өчен. (72) Раббиларына тәкъвалык кылган мөэминнәрне җәмәгать булганнары хәлдә җәннәткә куарлар, хәтта алар барган төшкә җәннәт ишекләре ачылып торыр, җәннәт сакчылары аларга әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын, ягъни тыныч имин хәлдә җәннәткә мәңгегә керегез, чөнки сез дөньяда явызлыктан пакь булдыгыз". (73) Һәм җәннәткә кергән кешеләр әйтерләр: "Аллаһуга мактау булсын, Ул безгә биргән вәгъдәсендә торды, вә безне җәннәт җиренә хуҗа кылды, хәзер без җәннәтнең теләгән җирендә торабыз, ул җәннәт ни хуш, ни яхшы урындыр, изге гамәлләр кылучылар өчен". (74)