Аллаһуның баласы бар, дип, Аллаһуга ялган сөйләгән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Вә хаклык белән килгән Коръәнне ялганга тотучыдан да залимрәк кеше бармы? Югыйсә, кәферләргә җәһәннәмдә урын юк, дип уйлыйлармы, әлбәттә, аларга анда урын бар. (32) Мухәммәд г-м Коръәнне дөреслек белән китерде, вә мөэминнәр Коръәннең һәр сүзен дөресләп иман китерделәр, алар гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләрдер. (33) Аларга Аллаһ хозурында теләгән нәрсәләре булыр, җәннәткә керү һәм анда теләгән нәрсәгә ирешү, эшләре вә гамәлләре яхшы булган мөэминнәрнең җәзасыдыр. (34) Аллаһ аларның явыз эшләрен бетерсен өчен һәм кылган изге гамәлләренең яхшырагы буенча хисап итеп күбрәк әҗер бирсен өчен. (35) Үзенең колы Мухәммәд г-мне сакларга һәм ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитмиме? Мөшрикләр үзләре яки сынымнары белән сине куркыталар, алар саташканнар. Бит Аллаһ берәүне адаштырса аны туры юлга кертүче булмас. (36) Бер кешегә Аллаһ һидәят бирсә, аны адаштыручы аздыручы булмас. Әллә Аллаһ җиңү иясе вә дошманнардан үч алу иясе түгелме? (37) Әгәр син ул мөшрикләрдән сорасаң – җир вә күкләрне кем яратты дип, әлбәттә, Аллаһ яратты, диярләр. Әйт: "Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһудан башка гыйбадәт сынымнарыгыз шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә тотып калырга сынымнарыгызның көче җитәрме? Әйт: "Миңа һәр эштә ярдәм бирергә вә мине сакларга Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә, Аллаһуга тәвәккәл итәрләр". (38) Итагать итмәүчеләргә әйт: "Сез үз халәтегездә эш кылыгыз, гамәл итегез, мин дә үз халәтемдә гамәл кыламын. Эшегезнең батыл икәнлеген тиздән белерсез. (39) Аллаһуның рисвай итүче ґәзабы кемгә килер вә мәңгелек ґәзаб кемгә булыр? (40)