Әйт: "Мин динне Аллаһ ризалыгы өчен генә тотып, Аңа гына ихлас гыйбадәт кылырга боерылдым". (11) Дәхи мин мөселманнарның әүвәлгесе булырга Аллаһудан боерылдым. (12) Әгәр мин Раббыма гөнаһлы булсам, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын диген! (13) Әйткел: "Мин Аллаһ динен Аның ризасы өчен генә тотканым хәлдә Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын. (14) Сез мөшрикләр, Аллаһудан башка теләгән нәрсәгезгә гыйбадәт кылыгыз. Янә әйт: "Алар мөшриклек белән һәлак булучылардыр, кыямәт көнне үзләрен һәм өй җәмәгатьләрен утка керү белән хәсрәткә салдылар, әгаһ булыгыз, мәңгегә утка керү мәгълүм булган олугъ хәсрәт түгелме?" (15) Аларга җәһәннәмдә өсләреннән дә, асларыннан: да уттан булган пәрдәләр булыр. Аллаһ бәндәләрен шул ут ґәзабы илә куркытадыр, ий бәндәләрем, Миннән куркыгыз, ґәзабымнан сакланыгыз! (16) Әмма хак мөэминнәр сынымнарга гыйбадәт итүдән вә бидеґәт гамәлләрне кылудан сакландылар, вә Аллаһуга кайттылар, ягъни һәрвакыт Аңа итагать иттеләр, аларгадыр җәннәт белән бәшарәт. Колларыма җәннәт белән бәшарәт бир. (17) Алар сүзне ишетеп яхшысына гына иярерләр, Аллаһ аларны туры юлга күндерде һәм алар гакыл ияләредер. (18) Әйә берәүгә ґәзаб сүзе ваҗеб булса, әйә син ул утта булган кешене чыгарырга көчең җитәрме? (19) Ләкин Раббыларыннан курыккан мөэминнәргә җәннәттә берсе өстенә берсе бина ителгән чардаклар бардыр, асларыннан татлы елгалар агадыр, бу Аллаһның вәгъдәседер, Аллаһ вәгъдәсендә һич хыйлафлык кылмас. (20) Әйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдерде, соңра ул суны чишмәләргә, елгаларга кушты, соңра ул су белән төрле төстәге игеннәр, җимешләр вә үләннәрне үстерде, көзге якта барып да саргайган күрерсең, соңра ул игеннәрне вә үләннәрне сулган, вакланган кылыр. Аллаһуның бу эшендә гакыл ияләре өчен, әлбәттә, вәгазь һәм гыйбрәтләр бардыр. (21)