Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча кемгә гыйбадәт кылырсыз? (6) Әгәр Аллаһуга иман китерүне вә Аңа гыйбадәт кылуны инкяр итсәгез, бит Аллаһ байдыр, сезнең иманыгызга һәм гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгелдер, ләкин бәндәләренең кәфер, мөшрик һәм монафикъ булуларына риза булмас, әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, ул эшегездән риза булыр. Ахирәттә һичкем башка кешенең гөнаһы өчен ґәзаб кылынмас, соңра кайтуларыгыз Раббыгыз хозурынадыр, шул вакытта кылган эшләрегез белән үзегезгә хәбәр бирер, шиксез Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендәге нәрсәләрне белүчедер. (7) Әгәр Аллаһсыз кешегә бәла-каза ирешсә, батыл эшләрдән бизеп Аллаһуга кайтканы хәлдә Раббысына ялварыр, соңра Аллаһ ул бәла-казаларны алып алар урынына нигъмәтләр бирсә, Аллаһуга ялварганын онытып, янә азгынлыкка китәдер, кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен Аллаһның шәрике-тиңдәше бар, дип, вәсвәсә кыладыр. Син андый кешегә әйт: "Ислам диненә көферлек кылганың өчен дөньяда аз гына файдалан, әлбәттә, син ут әһеленнәнсең". (8) Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаһуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт ґәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. Шул мөэмин кәфер яки мөшрик монафикъ белән бертигез булырмы? Әлбәттә, һич бертигез булмас! Кешеләргә әйт: "Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы? Хакны батылдан аеру хакында саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр һәм батылдан бизеп хакны кабул итәрләр." (9) Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий иман китергән Аллаһуның бәндәләре, Раббыгызның ґәзабыннан сакланыгыз! Дөньяда вакытта Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә, ахирәттә җәннәт нигъмәтләре бардыр. Аллаһу тәгаләнең җире киндер, торган җаегызда дингә тарлык булса, иркен җайларның теләгән җаена күчегез! Җиһад вә һиҗрәт мәшәкатьләренә сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер. (10)