Мөшрикләр әйтерләр: "Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә утта күрмибез. (62) Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?" (63) Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр. (64) Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Мин фәкать Аллаһ ґәзабы илә куркытучымын. Әлбәттә, Аллаһудан башка Илаһә юк, Ул – Аллаһ ялгыз, Үзе генәдер, вә барча мәхлукны җиңүчедер. (65) Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер. (66) Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер. (67) Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз." (68) Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий аркылы гына белдем. (69) Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде. (70) Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын". (71) Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар. (72) Фәрештәләрнең, барчасы берьюлы сәҗдә кылдылар. (73) Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады. Тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды. (74) Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы?" (75) Иблис әйтте: "Мин Адәмнән хәерлерәкмен, чөнки мине уттан яраттың, Адәмне исә балчыктан яраттың". (76) Аллаһ әйтте: "Алай булса җәннәттән чык, тәхкыйк син рәхмәтеңнән сөрелмешсең. (77) Әлбәттә, кыямәт көненә чаклы Минем сиңа ләгънәтемдер". (78) Иблис әйтте: "Ий Раббым, кешеләрнең кубарылачак көннәренә чаклы мине дөньяда калдыр, үтермә". (79) Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, син дөньяда калучысың. (80) Аллаһ хозурында мәгълүм булган көнгә чаклы, ягъни дөнья беткәнче". (81) Иблис әйтте: "Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын. (82) Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс". (83)