Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар. (127) Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр. (128) Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык. (129) Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер. (130) Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез. (131) Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде. (132) Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер. (133) Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык. (134) Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык. (135) Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек. (136) Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез. (137) Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы? (138) Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер. (139) Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде. (140) Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар. (141) Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер. (142) Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде. (143) Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде. (144) Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды. (145) Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде. (146) Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек. (147) Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек. (148) Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?" (149) Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы? (150) Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан. (151) Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр. (152) Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме? (153)