Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды. (103) Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим, (104) төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез. (105) Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр. (106) Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек. (107) Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык. (108) Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер. (109) Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез. (110) Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр. (111) Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды. (112) Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер. (113) Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек. (114) Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык. (115) Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр. (116) Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек. (117) Вә аларны туры юлга күндердек. (118) Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык. (119) Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер. (120) Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез. (121) Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр. (122) Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер. (123) Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде. (124) Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы? (125) Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр. (126)