Аллаһ ризалыгын өстәп, сәвабын өмет итеп һәм сәваб булачагына күңелдән нык ышанып, Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүчеләрнең мисалы – эре яңгырлы явым яуган калку җирдәге тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә яумый калмас. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән дөрес садакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, сәваб күп булыр. Кимчелекле итеп бирелгән садакага да, вак яуган яңгыр бакчаның уңышы кеби, аз булса да, һаман сәваб булыр). (265) Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ирешеп, балалары үсеп җитмәгән – кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен баян итә, шаять фикерләп карарсыз! (266) Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әммә начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы. (267) Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы. (268) Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. "Хикмәт" – дигән сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр. (269)