"Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?" (25) Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар. (26) Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар. (27) Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек". (28) Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез. (29) Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз". (30) Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз. (31) Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр. (32) Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби. (33) Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз. (34) Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр. (35) Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?" (36) Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды. (37) Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз. (38) Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз. (39) Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр. (40) Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр. (41) Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер. (42) Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар. (43) Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр. (44) Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар. (45) Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер. (46) Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә. (47) Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр. (48) Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер. (49) Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар. (50) Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде. (51)