Әгәр Аллаһ кешеләрне Аллаһ хөкемнәрен бозып бозыклык кылганнары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә, һәммәсен һәлак итәр иде, җир өстендә хәрәкәтләнә торган бер хайван да калмас иде. Ләкин ґәзабка тиешле кешеләрнең ґәзабын кыямәт көненә чаклы кичектерә, кешеләрнең билгеләнгән әҗәлләре килсә, яки кыямәт килсә, Аллаһ бәндәләрен күрүче вә аларның эшен белүче булды. (45)

 

Yaseen

بسم الله الرحمن الرحيم

Йә син – мәгнәсен Аллаһ үзе генә белә. (1) Хикмәт иясе, ягъни шәригать хөкемнәре иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен. (2) Тәхкыйк син туры юлга күндерелмеш рәсүлләрдән. (3) Кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдең. (4) Ошбу Коръән Ґәзиз вә Рәхим булган Аллаһудан иңдерелгән изге дини китаптыр. (5) Аталарына куркытучы пәйгамбәр җибәрелмәгән вә туры юлдан гафил булган кавемне Аллаһ ґәзабы илә куркытмаклыгың өчен сиңа иңдерелде. (6) Тәхкыйк ул кавемнең күбрәгенә ґәзаб вәгъдәсе сабит булды, алар инде иман китермәсләр. (7) Тәхкыйк ул пәйгамбәрнең Аллаһ ґәзабы белән куркытуы файда бирмәгән кавемнең муенына иякләренә чаклы ирешкән киң богаулар кылдык, алар тәкәбберләнеп башларын күтәргәннәр вә гафиллек белән күзләрен йомганнар, инде хакны күрүдән һәм белүдән мәхлукләрдер. (8) Янә аларның алларына да артларына да пәрдә кордык һәм күзләрен капладык, алар үткән гомерләреннән һәм калган гомерләреннән гафилләр, хак белән батылны һич аермаслар һәм туры юлны күрмәсләр. (9) Инде аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да алар өчен бер тигездер, һич иман китермәсләр. (10) Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр! (11) Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта. (12)