Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы. (260) Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче. (261) Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас. (262) Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы. (263) Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, сәвабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән садаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән садакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс. (264)