Туры юлны күрүче хак мөэмин, әлбәттә, вә туры юлны күрмәүче сукыр адашкан кешеләр белән бертигез булмас. (19) Аллаһуны тану вә хак динне белү яктылыгы, Аллаһуны танымау вә хак динне белмәү караңгылыгы белән бертигез булмас. (20) Вә җәннәт күләгәсе, җәһәннәм эсселеге белән бертигез булмас. (21) Вә тере кеше белән мәет яки мөэмин белән кәфер бертигез булмас, Аллаһ үзе теләгән кешесенә Коръән сүзләрен ишеттерер дә һидәяткә күндерер, әмма син кабердә яткан кеби гафил кәферләргә Коръән сүзләрен ишеттерә алмассың. (22) Син кешеләрне дингә көчләүче түгел, мәгәр Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче, әгәр кабул итмәсәләр җәһәннәм ґәзабьг белән куркытучысың. (23) Тәхкыйк Без сине хаклык вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүче, вә Коръән белән гамәл кылмаучылырны җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек. Дөньяда нинди генә кавем яшәсә дә, аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булды. (24) Ий Мухәммәд г-м, әгәр сине ахмаклар ялганга тотсалар, болардан элекке ахмаклар да пәйгамбәрләрен ялганга тоттылыр. Аларга пәйгамбәрләре могҗизалар, аятьләр һәм китаплар белән килделәр. (25) Соңра инкяр итүче кәферләрне ґәзаб белән тоттык, ничек булды Безнең мәкеребез, аларга карасыннар! (26) Әйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдереп төрле төстә җимешләр үстерде, вә тауларда ак, кызыл һәм башка төсләрдә юллар, сызыклар, ярлар кылдык, кайберләре кара карга кеби кара төстәдер. (27) Шулай ук кешеләрне, хайваннарны вә кошларны төрле төстә халык кылдык. Аллаһудан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр. Аллаһ җиңүче вә мөэминнәрне ярлыкаучыдыр. (28) Хак мөэминнәр зекер, вәгазь һәм тәрбия өчен Аллаһ китабы Коръәнне укырлар, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә фәкыйрьләргә һәм Аллаһ юлына садака бирерләр, алар малларын биреп Аллаһ ризалыгын алу сәүдәләрендә һич бетми торган җәннәт нигъмәтләрен өмет итәләр. (29) Алар малларын бирерләр әҗерен Аллаһ тутырып бирсен өчен һәм Аллаһ аларга юмартлыгыннан арттырып та бирсен өчен. Җиһад белән хак юлга кергән мөэминнәрне Аллаһ шиксез ярлыкаучы вә аларның Аллаһ юлына куйган көчләрен җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер. (30)