Татлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе гаять татлы булып эчәргә җиңелдер, берсе тозлы, бик ачы булып, эчү мөмкин түгелдер. Бу мөэмин белән кәфергә бер мисалдыр. Вә ул ике диңгездән балыклар тотып ашыйсыз, вә ачы диңгез төбеннән лүэ-лүэ вә мәрҗан ташларын алып зиннәтләнәсез, вә күрерсең зур кораблар диңгездән үтсәләр су ярылып калыр, шулай йөреп Алаһуның юмартлыгыннан мал кәсеп итәрсез, шаять дөнья байлыгыннан файдаланганыгыз өчен Аллаһуга шөкер итәрсез. (12) Аллаһ кичне көндезгә кертеп көнне озын кылыр, вә көндезне көнгә кертеп төнне озын кылыр, вә кешеләрне кояш вә айдан файдаландырды, һәрберсе билгеләнгән көнгә чаклы һава бушлыгында йөзеп йөрерләр, шул ґәҗәеб эшләрне кылучы Раббыгыз Аллаһдыр, җир күк мөлке Аныкыдыр. Аллаһудан башкага сез гыйбадәт кылган нәрсәләр бер хөрмә җимешенең кабыгына да ия түгелләр. (13) Сынымнарыгыздан ярдәм сорап дога кылсагыз да алар сезнең догагызны ишетмиләр, ишеткән тәкъдирдә дә догагызны кабул итәргә көчләре җитмәс, вә кыямәт көнендә ул сынымнарыгыз Аллаһуга шәрик иткәнлегегезне инкяр итәрләр. Сынымнарның хәленнән Аллаһ хәбәр биргән кеби һичкем сиңа хаклык белән хәбәр бирә алмас. (14) Ий кешеләр сез ярлысыз Аллаһуга мохтаҗсыз, Аллаһ бай, һичкемгә мохтаҗ түгел, вә Ул мактаулы, Аның нигъмәтләре өчен шөкер итеп Аны мактарга һәркем бурычлы. (15) Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, сезне җир өстеннән юк итәр дә, сезнең урынга икенче яңа халык китерер. (16) Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел. (17) Хисап көнендә һичбер кеше гөнаһлы кешенең гөнаһың күтәрмәс, әгәр күп гөнаһлы, авыр йөкле кеше, йөген күтәрешергә яки аз гына гөнаһын бирергә берәүне чакырса, аңардан аз гына гөнаһын да кабул итүче булмас, гәрчә чакырылган кеше чакыручының якын кардәше булса да. Син фәкать Аллаһуны күрмичә Аның ґәзабыннан курыккан кешеләрне, вәгазең белән куркыта алырсың алар намазларын вакытында укырлар. Берәү гөнаһтан пакьләнсә, пакьләнүенең файдасы үзенәдер, бит һәркемнең кайтмаклыгы Аллаһуга. (18)