Ий Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бит синнән элекке пәйгамбәрләр дә ялганчы дигәннәр. Бит эшләрнең ахыры әлбәттә, Аллаһуга кайтадыр. (4) Ий кешеләр, Аллаһуның вәгъдәсе хак, дөнья сезне алдан ахирәтнең бәхетеннән мәхрүм итмәсен, һәм гөнаһ эшләсәгез дә Аллаһ ярлыкар дип шайтан алдамасын, һәм бидеґәт гамәлләргә дә сәваб бар дип, шайтан сезне хак юлдан чыгарып, бидеґәт хорафәтләрне эшлеген, сезне җәһәннәмгә алып кермәсен. (5) Тәхкыйк шайтан сезгә дошмандыр, сез дә аны дошман тотыгыз! Аллаһ тыйган фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән саклану һәм фарыз ваҗеб, сөннәт гамәлләрен үтәү һәм шайтан дуслары динсезләрдән киселү шайтанны дошман тоту буладыр. Әлбәттә, шайтан үзенә ияргән кешеләрне җәһәннәмгә кертер өчен, аларны Аллаһ тыйган эшләрне эшләргә өндидер, һәм Аллаһ кушкан эшләрдән тыядыр. (6) Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләргә ахирәттә каты ґәзаб булачактыр. Әмма иман китереп Коръән белән гамәл кылган хак мөэминнәргә ярлыкау һәм олугъ нигъмәтләр булачак. (7) Залим кешегә кылган явызлыгы үзенә зиннәтле вә ләззәтле ителде, кабахәт эшләре аңа яхшы булып күренде, шул залим, туры юлда булган инсафлы мөэмин белән бертигез булырмы? Тәхкыйк Аллаһ теләгән кешесен хактан адаштырыр, вә теләгән кешесен хак юлга күндерер, кәферләрнең Коръәнгә ышанмауларына һич кайгырма, бит Аллаһ аларның кылган явыз эшләрен беләдер, җәзасын бирер. (8) Аллаһ җил җибәреп болытларны кузгатыр, җил алып килгән болытлардан язын яңгыр яудырып шәһәрләрнең үлгән табигатен тергезәбез, вә яңгыр, кар суы белән җирне үлгәннән соң тергезәбез, нәкъ шулай сез дә терелеп каберләрегездән кубарылырсыз. (9) Берәү өстенлекне теләсә, барча өстенлек Аллаһ кулындадыр, Аллаһуга итагать итеп өстенлекне Аңардан сорасын! Гөнаһтан, хатадан пакь яхшы сүзләрнең иң беренчесе һәм иң зурысы "Лә Илаһә илләл-лаһ" сүзе һәм башка яхшы сүзләр Аллаһу хозурына ашырлар, яхшы гамәлләр яхшы сүзләрне күтәрер, ягъни кабул иттерер. "Гамәл булмаса иман сүзләрен һәм башка яхшы сүзләрне әйтүдә генә файда юк, гамәл кылыш кирәк". Пәйгамбәрне шәһәрдән куарга яки үтерергә үзара киңәш итеп мәкерлек кылучы мөшрикләргә ахирәттә каты ґәзаб булыр, вә аларның мәкерләре гамәлгә ашмас, үзләре хур булырлар. (10) Аллаһ атагыз Адәмне балчыктан яратты, соңра нәселен бер тамчы судан яратты, соңра сезне ирләр вә хатыннар кылды. Бер хатынның бала күтәрүе һәм тудыруы фәкать Аллаһ белеме беләндер, вә берәүнең гомере озайтылмас һәм берәүнең гомере кыскартылмас, мәгәр болар бар да Аллаһу хозурындагы китапта язылмыштыр. Бу эш Аллаһуга бик җиңел. (11)