Әйт: "Коръән белән хак дин Ислам килде, Коръәннән вә Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнән батыл дин, ялган гамәл китте һәм кире кайтмаслар. (49) Әйт: "Әгәр мин адашсам, үз зарарыма адашкан булырмын, әгәр хак юлга күнелсәм, әлбәттә, Раббым вәхий иткән Коръән белән туры юлны табармын. Ул – Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә һәр нәрсәгә бик якындыр. (50) Әгәр күрсәң аларны кубарылган вакытларыңда, бик каты куркырлар, вә алар якын урыннан тотып алынырлар. (51) Шул вакытта инде алар Мухәммәд г-мгә вә Коръәнгә иман китердек диярләр, кайда иңде аларга хәзер ерак җирдән җиңел генә иманлы булырга, ягъни иманнары бик ерак артта, дөньяда калды, ә үзләре ахирәттәләр. (52) Алар дөньяда вакытларында иманны яки пәйгамбәргә, Коръәнгә вә ахирәткә, үлгәннән соң терелүгә ышануны инкяр итәләр иде, үзләрен белемле санап бик ерак булган яшерен нәрсәләрдән хәбәр биреп маташырлар иде. Ягъни барлыгы хак булган кыямәтне, җәннәтне, җәһәннәмне һәм пәйгамбәрне, Коръәнне ялган дип инкяр кылалар иде. (53) Аларның ахирәткә баргач кына тәүбә итеп, иман китереп ґәзабтан котылу теләкләре белән үзләре арасына алынмый торган пәрдә корылыр. Болардан алдагы кешеләрнең дә шундый теләкләре белән үзләре арасына пәрдә корылган иде. Тәхкыйк алар дөньяда вакытларында үлгәннән соң терелүгә һәм кәферләргә ґәзаб булачагына шикләнә иделәр. Шул зур хаталарын анда үз телләре белән әйтеп бирерләр. (54)

 

Faatir

بسم الله الرحمن الرحيم

Мактау җир вә күкләрне халык кылучы Аллаһуга хас, Ул фәрештәләрне пәйгамбәрләргә илче итеп җибәрүчедер, ул фәрештәләр икешәр, өчәр, дүртәр канатлылардыр, Үзе халык кылган мәхлукларыннан теләгәнен артыграк, өстенрәк итеп халык кылыр. Бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. (1) Аллаһ Үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, яңгыр, белем, һидәят бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирмичә торып калса, ул нигъмәтләрне бирүче һич тә булмас. Вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәтле. (2) Ий кешеләр, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегезгә төшереп Аңа гыйбадәт кылырга вә итагать итәргә бурычлы икәнегезне белегез, әйә Алаһудан башка бер зат бармы күктән су иңдереп, җирдән үстереп сезгә ризык бирүче? Әлбәттә юк, Коллык кылырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер. Шулай булгач, ни өчен Аллаһудан бизеп, Аллаһсызлыкка күчәсез? (3)