Без ул мөэминнәрне барчасын кубарырбыз, соңра фәрештәләргә әйтербез: "Ий фәрештәләрем, ошбу мөшрикләр сезгә гыйбадәт итәләр идеме?" (40) Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Раббыбыз, без Сине андый кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез, мөшрикләр безнең дустыбыз түгелләр, Син генә безнең дустыбыз, бәлки алар шайтаннарга гыйбадәт кылалар иде, аларның күбрәге шайтаннарның сүзләренә ышана иделәр. (41) Бүген бер-берегезгә шәфәгать һәм файда итә алмассыз, һәм бер-берегезгә зарар да итә алмассыз. Һәм залимнәргә үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз диярбез. (42) Мөшрикләр Безнең дөреслекне бәян итүче аятьләребез укылса, әйттеләр: "Бу Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр аталарыгыз гыйбадәт кыла килгән сынымлардан сезне туктатырга теләүчедер. Янә әйттеләр: "Ошбу Коръән Аллаһ сүзе дип Аллаһуга ифтира ителгән Мухәммәд г-мнең сүзе генә", – дип. Кәферләргә Аллаһудан хак булган Коръән килгәч, ошбу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диделәр. (43) Без мөшрикләргә синнән элек бер китап та бирмәдек, биргән булсак ул китапны укып Аллаһудан башканы Илаһә тотуның батыл эш икәнлеген белер иделәр, һәм Без аларга синнән элек пәйгамбәр дә җибәрмәдек, җибәргән булсак аларны ґәзаб белен куркыткан булыр иде. (44) Мәккә мөшрикләреннән элек килгән кешеләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, шулай булса да, Мәккә мөшрикләре без әүвәлге кешеләргә биргән куәтнең вә гомернең уннан беренә дә ирешә алмадылар, ул әүвәлге кешеләр пәйгамбәрләребезне ялганга тоттылар, аларга каршы Безнең мәкеребез ничек булды, ягъни аларны ґәзаб белән тоттык. (45) Син аларга әйт: "Мин сезне бер мәсьәлә белән вәгазь кыламын, ул мәсьәлә Аллаһ ризалыгы өчен икешәр-икешәр яки берәр-берәр булып эшегездә туры вә таза тормавыгыздыр, соңра уйлап каравыгыздыр, иптәшегез Мухәммәд г-мдә диваналык юклыгыны. Ул бер гади ир түгел, мәгәр сезне ахирәттәге киләчәк ґәзаб белән куркытучыдыр. (46) Син аларга әйт: "Мин сезгә Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән мал сорамыйм, малыгыз үзегезгә булсын. Минем эшемнең әҗере Аллаһ хозурындадыр, Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белә вә күрәдер." (47) Әйт: "Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче Аллаһ теләгән бәндәсенең күңеленә хакны салыр." (48)