Тәкәбберләнүче олугълары үзләре ияртеп аздырган түбән халыкка әйттеләр: "Әйә без сезне иманнан һәм Коръән белән гамәл кылудан туктаттыкмы? Бәлки сез үзегез Аллаһудан Коръән иңеп, пәйгамбәр килгәннән соң аларны инкяр итеп имансыз булдыгыз", – дип. (32) Янә иярүчеләре ияртүче тәкәбберләнүче олугъларына әйтерләр: "Бәлки сезнең кич вә көндез Аллаһуга, Ислам диненә каршы сөйләвегез һәм хакка каршы төрле мәкерләрегез, безне Аллаһуга иман китереп Коръән белән гамәл кылудан тыйды, һәм Аллаһуга иман китермәскә безгә әмер итә идегез, дәхи сынымларны Аллаһуга тиң итәргә боера идегез", – дип. Ияртүче олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабны күргәч, үкенүләрен бер-берсеннән яшерерләр. Коръән белән гамәл, кылмыйча кәфер булган кешеләрнең муеннарына кыямәт көнендә уттан булган богаулар тагарбыз, алар тиешсезгә җәза кычынмасыннар, мәгәр кылган явызлыклары өчен җәза кылынырлар. (33) Әгәр бер шәһәр халкына ґәзаб белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, ул шәһәрнең нигъмәт эчендә булган хуҗалары, без сез китергән дингә ышанмыйбыз, дип җавап бирделәр. (34) Янә ул кәферләр әйттеләр: "Безнең балаларыбыз һәм малларыбыз күбрәктер, кыямәт көнендә без ґәзаб ителмәбез", – дип. (35) Син әйт: "Минем Раббым теләгән кешесенә киң ризык бирер, вә теләгән кешесенә тар ризык бирер, бит ахирәт эшләре дөнья малына карап йөрми", – ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр. (36) Ий кәферләр, сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кыллан кешенең дини балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар. (37) Безне гаҗиз көчсез итәбез, дип, аятьләребезне ялганга чыгарырга тырышучы кешеләр, ахирәттә ґәзабта бер урынга – җыелачаклар. (38) Әйт: "Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга Аллаһ ризасы өчен яхшы нәрсәләрдән сәдака бирсәгез, Аллаһ аның урынына йә дөньяда, йә ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлеседер. (39)