Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер. (23) Әйт "Күктән яңгыр яудырып, җирдән үстереп кем сезгә ризык бирер? Җавап бирә белмәсәләр, Аллаһ ризыкландыра, диген! Дөреслектә минме туры юлда яки сезме, минме хак юлдан адашкан, яки сезме адашкан? Әлбәттә, мин Аллаһ юлындамын, әмма сез, ий кәферләр, әлбәттә, шайтан юлындасыз." (24) Әйт: "Без кылган гөнаһтан сез соралмассыз, вә сез кылган батыл гамәлләрегездән вә кабахәт эшләрегездән без соралмабыз." (25) Әйт: "Мәхшәр көнендә Раббыбыз безне дә вә сезне дә бер урынга җыяр, соңра арабызда хаклык белән хөкем итәр, хаклык белән Коръән юлында булганнарны Җәннәтларга кертер, әмма диннәрен бидеґәт, хорафат һәм бозык эшләр белән аралаштырып батыл динне тотучыларны һәм динсезләрне җәһәннәмнәргә кертер. Ул – Аллаһ дөреслекнең дә эчен ачучы вә ялганның да эчен ачучы вә һәрнәрсәне белүчедер." (26) Әйт: "Миңа күрсәтегез, үзегез ясаган Илаһәләрегезне Аллаһу тәгаләгә ничек тиң итәсез? Юк, ул ясаган нәрсәләрегез һич тә Аллаһуга тиң була алмаслар. Бәлки Ул – Аллаһ барча вөҗүдне кодрәт кулында тотучы вә гадел хөкем итүчедер. (27) Ий Мухәммәд г-м, Без сине барча дөнья кешеләренә пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать иткәннәрне җәннәт белән шатландырганың хәлдә вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытканың хәлдә, ләкин күп кешеләр шуны белмиләр. (28) Кәферләр ахмаклыкларыннан сез куркыта торган кыямәт кайчан була, әгәр дөрес сөйләсәгез, безгә әйтегез, диләр. (29) Син аларга әйт: "Аллаһ хозурында сезнең өчен вәгъдә ителгән бер көн бар ки, ул көндә сезгә ґәзаб ирешер, ул кыямәт көне бер сәгать алдан килмәс вә соңга калмас." (30) Кәферләр әйттеләр: "Без бу Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга да ышанмыйбыз", – дип. Әгәр син ул залимнәрнең Аллаһу хозурында хисап өчен туктаганнарын күрсәң, вә сүзләрен ишетсәң, азган олугъларга ияреп азган түбән халык әйтерләр: "Ий сез, безне аздыручы тәкәббер олугъларыбыз, әгәр сез дөньяда булмаган булсагыз иде, әлбәттә, без Коръән белән гамәл кылып хак мөэмин булган булыр идек", – дип. (31)