Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр -җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар. (257) Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында Ибраһим г-м белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка әйтте: "Кулыгыз белән ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?" Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен күрсәтте һәм үтерде, икенчесен чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", – дип. Ибраһим г-м әйтте: "Ни теләсәм шуны булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син мәгърибтән чыгар", – дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ, әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс. (258) Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип. (259)