белмибез, ифтира кылып Аллаһ исеменнән ялган сөйлиме, яки җенләнеп саташып сөйлиме", – диделәр. Бәлки терелеп кубарылуга ышанмаучы кәферләр хактан бик ерак адашучылардыр, вә алар Аллаһ ґәзабына төшәчәкләрдер. (8) Әйә алар аяк асларындагы җиргә вә өсләрендәге күккә игътибар илә карамыйлармы, әгәр теләсәк Без аларны җиргә батырыр идек, яки күктән өсләренә ут кисәкләрен яудырыр идек. Аллаһуның әйткән бу сүзләрендә, әлбәттә, тәүбә һәм итәгать белән Аллаһуга кайткан инсафлы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр. (9) Без Дауд пәйгамбәргә үз юмартлыгыбыздан башка кешеләргә караганда артыклыкны бирдек, тавышы матур иде тимер аның кулында камыр кеби йомшарыр иде. Аллаһ әйтте: "Ий таулар һәм кошлар, Дауд белән бергә тәсбихләр әйтегез". Без аның кулында тимерне йомшак кылдык, утсыз ни теләсә тимердән шуны ясыйдыр иде. (10) Ий Дауд, Ислам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса, вә ул киемнәрне һәрбер ирнең тәненә яраклаштырып яса һәм ий мөселманнар, һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз, вә яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен. (11) Вә Без Сөләйман пәйгамбәргә җилне ирекле иттек, ул җил белән бер көндә бер айлык юлны вә бер төндә бер айлык юлны китәр иде, вә Без аңа эрегән бакыр чишмәсен агыздык, вә Без җеннәрдән бер таифәне Сөләйманга хезмәт итәргә бирдек, алар Раббиларының әмере буенча шул бакырдан Сөләйман ни әйтсә, шуны эшләр булдылар. Әгәр ул җеннәрдән берсе Без әйткәнчә Сөләйманга итагать итмәсә, Без ул җенгә ахирәттә ут ґәзабын татытырбыз. (12) Ул җеннәр Сөләйман теләгәнчә бөек-бөек өйләр ясый иделәр, дәхи бакыр, пыяла, вә җизләрдән фәрештәләр һәм пәйгамбәрләрнең намаз укыгандагы сурәтләрен ясар иделәр, дәхи өй зурлыгында табак, тас һәм аяклы казаннар ясый иделәр, ий Дауд балалары, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итеп Аңа итагать итегез! Биргән нигъмәтләрегезгә чынлап шөкер итүче кешеләр бәндәләребездән аздыр. (13) Сөләйманның Без билгеләгән гомере беткәч, мөнбәрдә басып торганы хәлдә җанын алдык, аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә белделәр әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләйманның үлгәнен белер иделәр, һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, авыр эштә бер ел буена кыналып эшләп ятмаслар иде. Чөнки Сөләйман үлгәч таягына таянып бер ел торды, җеннәр безгә карап тора дип һаман эшләделәр, егылгач кына котылдык, дип, качтылар. (14)