Кешеләр синнән кыямәт кайчан була дип сорыйлар, син аларга әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ эшедер", – дип. Кайдан беләсең, бәлки кыямәт якындыр. (63) Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы имансызларны үзенең рәхмәтеннән ерак кылды, вә аларга ут ґәзабын хәзерләде. (64) Утта мәңге калырлар вә үзләрен яклаучы дусны һәм уттан коткаручы ярдәмчене тапмаслар. Ий мөселманнар, әгаһ булыгыз, түбәндәге аятьләрдә Аллаһуга вә расүлгә итагать итмичә, нәфескә вә адашкан кешеләргә ияреп бидеґәт хорафат аралашкан батыл динне тотучылар хакында сөйләнәдер. (65) Ахирәттә хөкемнән соң йөзтүбән утка салынып җәһәннәм утында кайнаган вакытта ул кешеләр әйтерләр: "Ни булыр иде безгә, әгәр Аллаһуга итагать иткән булсак, дәхи һичкемгә итагать итмичә пәйгамбәргә итагать иткән булсак, әлбәттә, җәһәннәм утына ташланмаган булыр идек". (66) Алар янә әйтерләр: "Ий Раббыбыз, без дөньяда патша, шәһәр хуҗалары яки ялганчы мөфти һәм имамнарга, вә дәхи картларыбызга иярдек, күрәсез алар безне адаштырганнар. (67) Ий Раббыбыз, аларга безгә биргән ґәзабның ике өлешен бир, һәм аларны зур ләгънәт белән ләгънәт кыл". (68) Ий мөэминнәр, бер-берегезне ялган вә кирәкмәгән сүзләр белән рәнҗетүче булмагыз, Муса пәйгамбәрне кавеме кирәкмәгән сүзләр белән рәнҗеткән кебек, Аллаһ Мусаны алар әйткән яман эшләрдән пакь кылды. Муса Аллаһ хозурында мәртәбә иясе иде. (69) Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә хак булган файдалы сүзләрне генә сөйләгез! (70) Аллаһ әйткәнчә эш кылсагыз, Аллаһ эшләрегезне вә гамәлләрегезне ислах кылыр, төзәтер, вә гөнаһларыгызны ярлыкар. Берәү чын күңелдән Аллаһуга вә Аның рәсүленә итәгать итсә, ул кеше, һичшиксез, өстенлеккә вә изге теләгенә иреште. (71) Без әманәтне күкләргә, җиргә вә тауларга йөкләдек, тәкъдим иттек Ислам шәригатен, ләкин алар кабул итмәделәр, әгәр үти алмасак, ґәзаб ирешер дип курыктылар, бу әманәтне кеше көчсез булганы хәлдә кабул итеп өстенә йөкләде, эшнең ахырын белмичә, наданлык белән зур әманәтне кабул итте дә, үти алмыйча, үзенә золым итүче булды. (72) Аллаһ әманәтне йөкләде һәм әманәткә хыянәт итүче монафыйк ирләрне вә монафика хатыннарны, һәм Аллаһуга тиңдәшлек кылучы мөшрик ирләрне вә мөшрикә хатыннарны ґәзаб кылмак өчен, вә һәм монафикълыктан, вә мөшриклектән сакланып Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин ирләрне, вә шундый мөэмине хатыннарны тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын ярлыкар өчен ул әманәтне йөкләде. Аллаһ тәүбә итеп Коръән юлына кергән мөэминнәрне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчедер. (73)