Аларга әйт: "Сезгә качмак файда бирмәс, әгәр сез үлемнән яки үтерелүдән качсагыз да барыбер үләчәксез, файдалана алмассыз мәгәр аз гына файдаланып калырсыз. (16) Янә әйт: "Аллаһуның казасыннан сезне кем коткарыр әгәр ул сезгә бер зарарны теләсә, яки сезгә рәхмәт итәргә теләсә кем сезгә зарар ирештерә алыр, вә алар Аллаһудан башка файда итүчене дә, зарар ирештерүчене дә тапмаслар. (17) Аллаһ сугышта пәйгамбәргә ярдәм итүдән кешеләрне тыючы монафикъларны һәм пәйгамбәргә ияреп сугышка бармагыз, безнең янга килегез диючеләрне беләдер, пәйгамбәр хәтере өчен үләргә барасыңмы дип бер-берсен сугыштан тыйдылар, шуның өчен монафикълар сугышка бик аз баралар иде. (18) Алар сезгә ияреп барырлар фәкать сездән кызганып табыш малын алыр өчен, әгәр мөселманнарга кәферләрдән куркыныч килсә, аларны күрерсең сиңа карарлар, – күз алмалары әйләнер үлем исереклегендә һушы киткән кешенең күзе кеби, әгәр курку китсә, үткен тел белән сезне рәнҗетерләр, безнең ярдәм белән җиңдегез, безгә табыш -малын бирми калдырмагыз, диярләр, табыш малына артык комсыз булганнары хәлдә. Ошбу монафикълар хакыйкатьтә иман китермәделәр, Аллаһ аларның гамәлләрен сәвабсыз кылды, бу эш Аллаһуга бик җиңел булды. (19) Монафийкълар куркуларыннан кәферләр гаскәре җиңелмәгән вә китмәгәннәр дип уйладылар. Әгәр кәферләр гаскәре икенче мәртәбә килсә, монафикълар сугыш вакытында сезнең арагызда булмыйча сахрә гарәбләре арасында булуны телиләр һәм үткән-барган кешеләрдән мөселманнар җиңелмиме әле дип сезнең хәлегездән сорашып торуны телиләр. Әгәр алар сугыш вакытында сезнең арагызда булсалар, кәферләргә каршы сугышмаслар иде, мәгәр рыя белән генә аз гына сугышыр иделәр. (20) Тәхкыйк Аллаһ рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһудан сәвабны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһуны күп зекер итүче мөэминнәр өчен. (21) Мөэминнәр кәфер гаскәренең килгәнен күрсәләр, "ошбу көн Аллаһ һәм Аның расүле вәгъдә иткән сынау көне вә ярдәм ирешәчәк көндер, Аллаһ да вә Аның расүле дә вәгъдәләрендә тордылар", – дип. Кәфер гаскәренең алар өстенә килүе, мөэминнәрнең фәкать иманнарын һәм Аллаһ әмеренә риза булуны гына арттырды. (22)