Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде. Мәрьям угълы Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар. Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр. (253) Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр залимнәрдер. (254) Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ. (255) Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче. (256)