Без пәйгамбәрләрдән өммәтләрегезгә шәригать хөкемнәрене ирештерегез, аларны хак юлга Ислам диненә өндәгез дип ґәһед алдык, шулай ук синнән, Нух, Ибраһим, Муса вә Мәрьям угълы Гыйсадан ґәһед алдык, вә Без ул пәйгамбәрләрдән йөкләтелгән бурычларыгызны үтәүләре өчен каты антларын алдык. (7) Кыямәт көнендә Аллаһ пәйгамбәрләрнең өммәтләренә ирештергән эшләренең хаклыгыннан сорамак өчен, ягъни Аллаһ пәйгамбәрләрдән шәригать хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештердегезме дип сорар һәм өммәтләреннән кабул иттегезме дип сорар, кабул итмәүче кәферләргә Аллаһ рәнҗетүче ґәзаб хәзерләде. (8) Ий мөэминнәр, Аллаһуның сезгә ярдәм нигъмәтене хәтерләгез, Хандак сугышына сезнең өстегезгә ун мең мөшрикләр гаскәре килде, Без алар өстенә каты җил җибәрдек, ул җил аларны туңдырды, утларын сүндерде, күзләренә туфрак тутырды вә чатырларын җимерде, дәхи алар өстенә мең фәрештә җибәрдек, алар фәрештәләрне күрмиләр, фәкать тавышларын гына ишетәләр иде. Хандак казып мөшрикләргә каршы торуыгызны күрер булды. Ягъни Мәдинә әйләнәсенә тирән чокыр казып шәһәрне вә мөселманнарны сакладылар. (9) Мөшрикләрнең ярты гаскәре елганың өс ягыннан, икенче яртысы елганың ас ягыннан сезгә ашыгып йөгереп килделәр, шул вакытта мөселманнар мөшрикләрнең күплеген күреп һәр нәрсәне онытып мөшрикләргә шаккатып карап тордылар, вә калепләре бугазларына иреште, вә сез Аллаһуга төрле заннар кыйлдыгыз, монафикълар мөселманнар һәлак булалар дип зан иттеләр, әмма хак мөэминнәр Аллаһуның ярдәме безгә ирешер дип зан иттеләр. (10) Шул ваккытта мөэминнәр сыналдылар, вә алар каты тетрәү белән тетрәделәр. (11) Ул вакытта монафикълар вә күңелләрендә начар игътикад булган кешеләр әйттеләр: "Аллаһ вә Аның расүле безгә ярдәм булачак дип чын вәгъдә итмәделәр, мәгәр безне алдамак өчен ялган вәгъдә иттеләр" – дип. (12) Монафикълардан бер таифә әйтте: "Ий Мәдинә халкы, монда торырга сезгә урын юк, качып булса да өйләрегезгә кайтыгыз". Алардан бер җәмәгать Мухәммәд г-м янына килеп: өйләребезне саклаучы юк, безгә кайтырга рөхсәт бир, диделәр, вәхәлән ки өйләре сакланмыш иде, бит алар качарга гына юл карыйлар. (13) Мөшрикләр Мәдинәнең төрле тарафыннан кереп монафикъларны очратып, алардан безнең яклы булып мөселманнарга каршы сугышасызмы дип сорасалар, монафикълар уйлап та тормыйча -мөселманнарга каршы сугышабыз дип җавап бирәләр. (14) Тәхкыйк ул монафикълар Хандак сугышыннан элек пәйгамбәр васитасы илә мөшрикләргә каршы сугышырга һәм сугыштан качмаска Аллаһуга ґәһед бирделәр. Бит Аллаһуга биргән ґәһедтән кыямәт көнне, әлбәттә, сорау булыр. (15)