Al-Ahzaab

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий пәйгамбәр, даим тәкъвалыкта бул, Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф булудан һәрвакыт саклан, вә кәферләргә һәм монафикъларга һичбер хәлдә итагать итмә, Аллаһ хакны вә ялганны, файданы вә зарарны белүче булды һәм әмер вә нәһидә хөкем йөртүче булды. (1) Раббыңнан сиңа вәхий ителгән Коръән хөкемнәренә ияр, тәхкыйк Аллаһ сезнең кыйлган гамәлләрегездән хәбәрдар булды. (2) Барча эштә Аллаһуга тәввәккәл ит, һәр эшеңдә сиңа вәкил булырга сиңа Аллаһ җитәр. (3) Аллаһ һичнинди ирнең күкрәк эчендә ике калеб халык итмәде, чөнки кайбер мөшрикләр минем ике калбем бар дип мактанырлар иде. Дәхи хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызның әгъзасына охшату белән ул хатыннарыгызны сезгә ана кылмады, "Хатынның гаурәт әгъзаларын ананың гаүрәт әгъзаларына охшату турында сүз бара. Мәсәлән: ир хатынына синең аркаң анамның, аркасына охшаган, яки синең корсагың анам корсагына, синең ботларың анамның ботларына охшаган дип әйтү яки охшату хәрамдер. Хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызныкына охшату белән генә хатыннарыгыз сезгә ана була алмыйдыр, охшатмагыз димәкдер". Вә дәхи угыллыкка алган асрау ир балаларны сезгә хакыйкый угыл кыйлмады, ягъни алар үз угылларыгыз кеби түгелләр, ий сез яһүд вә монафикълар, сезнең Мухәммәд г-м үзенең угълының хатынына өйләнде дип әйтүегез авызыгыздан чыккан буш сүздер. Мухәммәд г-м Харис угълы Зәедне асрауга алып тәрбияләде, соңра Зәеднең талак ителмеш хатыны Зәйнәпне никахлап алды. Шуның белән пәйгамбәрне яһүдләр вә монафикълар гаепләмәкче булдылар. Аллаһ хакны сөйләр һәм туры юлга да күндерер. (4) Тәрбияләр өчен үз гаиләгезгә алган ир балаларга аталарының исеме белән дәшегез, бу эш сезнең өчен Аллаһ хозурында гаделрәктер, әгәр аталарының исемнәрен белмәсәгез, ул балалар – диндә сезнең кардәшләрегездер, ул вакытта кардәшем дип дәшегез, вә алар якын дусларыгыздыр, хаталык белән ул балаларның аталары булмаган кешеләргә угыл ясап дәшсәгез гөнаһ юктыр, ләкин белеп аталары булмаган кешеләргә бала ясап дәшсәгез гөнаһ бардыр, бу хакта бу аять иңгәнче булган хаталыкларыгызны гафу итәр булды вә рәхимле дә булды. (5) Пәйгамбәр файда йөзеннән мөэминнәр өчен үзләреннән дә артыктыр, чөнки мөэминнәрнең нәфесләре бәгъзе вакыт гөнаһка боерганда, пәйгамбәр исә һәрвакыт файдага гына боерадыр, вә ул Мухәммәд г-мнең хатыннары, никахлары хәрам булуда мөэминнәрнең аналарыдыр. Мирас малын алуда чит мөэминнәрдән вә дин өчен күчеп килгән мөэминнәрдән, якын кардәш булган мөэминнәр берсенән-берсе артыграктыр Аллаһ китабында, ягъни мирас малы кардәш булмаган мөселманга бирелми, мәгәр якын кардәш булмаган мөселман дусларыгызга мирас малыннан васыять әйтсәгез дөрестер. Ошбу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ китабында язылмыштыр. (6)