Әгәр кәферләрне кыямәт көнне күрсәң, Раббылары хозурында оялып башларын иеп әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыңны күрдек, безгә җибәрелгән пәйгамбәрләрнең хаклыгын Синнән ишеттек, инде безне дөньяга кайтар, изге гамәлләр кылыр идек, тәхкыйк без хәзер нәрсә файдалы икәнен белдек", – дип. (12) Әгәр Без теләсәк һәр кешегә иманны вә һидәятне бирер идек, ләкин җен вә кешеләрнең имансызлары белән җәһәннәмне тутырачакмын дигән Минем сүзем хак булды һәм беркетелде. (13) Инде ґәзабны татыгыз, ошбу көнгә килүне онытып хәзерләнмәгәнегез сәбәпле, бу көн Без сезне онытып ґәзабта калдырачакбыз, ґәзабны мәңге татыгыз, имансызлыкны кәсеп итүегез сәбәпле. (14) Безнең аятьләребезгә нык ышанучылар Коръән вәгазьләрен ишетсәләр, Аллаһудан куркып сәҗдә кылырлар һәм Аллаһ кимчелектән пакь дигән игътикат белән Аны мактап тәсбихләр әйтерләр, ягъни Аллаһны зурлап намаз укырлар, вә алар намаз укудан һәм Аллаһуга итагать итүдән тәкәбберләнмәсләр. (15) Алар яннары вә аркалары белән яткан төшләреннән торып төнлә намаз укырлар вә Раббыларына дога кылырлар, Аның ґәзабыннан куркып вә рәхмәтен өмет итеп, вә алар Без биргән малдан садакалар бирерләр. (16) Җәннәткә керәсе мөэминнәр аларга анда нәрсә хәзерләнгәнлеген алдан һичберсе белмәс, җәннәткә кереп күргәч, күзләре карарланыр, күңелләре шатланыр, аларның кылган яхшылыкларына изге җәза булсын өчен. (17) Аллаһуга итагать итүче иманлы кеше имансыз кеше белән тигез булырмы? Юк, һич тә тигез булмаслар! (18) Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Мәэва исемле җәннәт булыр, ул җәннәт чын иманны, хак динне кәсеп иткәннәре өчен мәңге торачак урын булып аларга хәзерләнгән. (19) Әмма имансыз фасыйкларның торачак урыннары уттыр, һәркайчан алар ул уттан чыгарга теләсәләр, алар ул утка эчкәрәк кайтарылырлар вә аларга әйтелер: үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз, – дип. (20)