As-Sajda

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлиф лам мим. (1) Коръән Кәримнең барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шик юктыр. (2) Югыйсә Мухәммәд аны үзеннән чыгарып Аллаһуга ифтира итте диярләрме, бәлки аның Раббыңнан булуы хактыр, синнән элек аларга куркытучы пәйгамбәр килмәгән кавемне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен сиңа Коръән иңдерелде, шаять Коръән белән вәгазьләнеп, туры юлга күнәрләр. (3) Аллаһ җир вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне алты көндә яратты, соңра Аның әмере Ґәрешкә беркетелде. Ий Коръән белән гамәл кылучылар, сезгә Аллаһудан башка файдалы хуҗа юк, һәм шәфәгать итәчәк аять тә юк, әллә вәгазьләнмисезме? (4) Аллаһ үзенең әмерен күктән җиргә иңдерер, соңра ул әмер яки тәдбир Аллаһуга менәр, сез саный торган дөнья еллары белән мең ел озынлыктагы бер көндә. (5) Яратучы вә тәдбир итүче Аллаһ яшеренне дә, ачыкны да белүче һәр эштә җиңүче вә рәхимледер. (6) Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күркәм итеп халык кылды, вә Адәм г-мне балчыктан халык кыла башлады. (7) Соңра нәселен халык кылды бер тамчы судан. (8) Соңра Адәмне халык кылуны тәмам итте, соңра Адәмне җанлы итте, үзе теләгән рухны аңа өрү белән, вә ишетмәк өчен сезгә колак, яратты вә күрмәк өчен күз яратты, вә аңламас өчен күңел яратты, бу әгъзаларның Раббысына аз шөкер итәсез. (9) Үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кешеләр әйттеләр: "Җирдә туфрак булып югалсак, яңадан кеше булып яратылырбызмы?" Аллаһ әйтте: "Алар, күрәсез кубарылып Раббыларына юлыгуны инкяр итәләр". (10) Син әйт: "Сезнең җаныгызны алырга вәкил ителгән Газраил фәрештә җаныгызны алыр, соңра каберләрегездән кубарылып Раббыгызга кайтырсыз". (11)