Әйә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрен тәмам бирде. Кешеләрдән бәгъзеләре Аллаһ хакында яки Аның дине хакында дәлилсез, белемсез, мәгърифәт туры булган Коръәннән башка һәм үзе һидәятсез булганы хәлдә тартышырлар, хакны инкяр итеп вә ялганны яклап. (20) Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр: "Бәлки аталарыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул гамәлгә иярәбез, аларның юлыннан чыкмыйбыз" – дип. Әйә шайтан аларны адашкан аталарына ияртеп бидеґәт гамәлләрне кылдырып җәһәннәмгә алып бара түгелме? Аталарының юлы җәһәннәмгә барса да ул юлдан чыкмыйбыз диярләрме? (21) Берәү үзен вә бөтен эшен Аллаһуга тапшырса вә һәр эштә яхшылыкта булса, ул кеше тотынды һич өзелү ихтималы булмаган таза арканга, ягъни Коръән хөкемнәре шул таза аркан хөкемендә булып, Коръән белән гамәл кылу гүя шул арканга тотынудыр. Бит һәр эшнең ахыры Аллаһуга кайтыр. (22) Берәү Коръәнне инкяр итеп кәфер булса, аның көферлеге сине көендермәсен, аларның кайтачаклары Безгәдер, кылган эшләреннән үзләренә белдерербез һәм җәза кылырбыз. Бит Аллаһ күкрәкләр эчеңдә ниләр барын белүчедер. (23) Безгә итагать итмәгәннәрне нигъмәтләребездән дөньяда гына файдаландырабыз, соңра аларны каты ґәзабка илтербез. (24) Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, әйтерләр Аллаһ халык кылды дип. Мактау Аллаһугадыр диген. Бәлки аларның күбрәге мактау Аллаһуга тиешле икәнне белмиләр. (25) Җирдә вә күкләрдә булган барча байлык һәм мәхлук Аллаһуныкыдыр. Ул – Аллаһ байдыр, һичкемгә мохтаҗ түгелдер, кылган эшләрендә макталуга лаектыр. (26) Әгәр җир йөзендәге агачлар каләмнәр булсалар иде, дәхи бер диңгезгә җиде диңгез кушылып яза торган кара ясалса, шул кара белән Аллаһуның сүзләре язылса, яза-яза кара бетәр иде, әмма Аллаһуның сүзләре бетмәс иде, Аллаһ көчле вә хөкемчедер. (27) Аллаһ тарафыннан сезнең халык ителешегез һәм терелеп каберләрегездән кубарылуыгыз, Аллаһуга бер кешене халык кылган вә бер кешене кубарган хәтле генәдер, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер. (28)