Тәхкыйк Локманга хикмәт бирдек, ягъни зур белем, саф гакыл, вә дөрес сүзлелекне бирдек, вә әйттек: "Аллаһуның биргән нигъмәтеңә шөкер ит, берәү шөкер итсә, шөкер итүенең файдасы үзенәдер, берәү шөкер итүне инкяр итсә, Аллаһ байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер, һәр эшендә мактауга лаектыр." (12) Локман угълын вәгазьләп әйтте: "Ий угълым, Аллаһуны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк, мәхлукъны Аллаһ урнына тоту яки Аллаһуның хатыны вә баласы бар дип игътикад итү, әлбәттә, бик олугъ золымдыр", – дип. (13) Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз. (14) Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен. (15) Локман әйтте: "Ий угълым, әгәр кылган гөнаһың горчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер, Аллаһ, әлбәттә, бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдардыр. (16) Ий угълым, намазларыңны вакытында укыгыл, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугъ нәрсәләрдәндер. (17) Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ үзенә исе китеп мактанып йөрүчеләрне сөймидер. (18) Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышыдыр. (19)